2023 елның 1 февралендә Иске Кәкерле авылында яшәүче Зәйтүнә Зартдин кызы Хөснетдинованы олы юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.
Озын гомерле авыл өлкәнен Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин котладылар. Кунаклар сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр, сугыштан соңгы елларда колхоздагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Зәйтүнә Зартдин кызы - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, балалары белән яши. Бу буын ачлыкны да, салкынны да күргән, ләкин шулай да алар яшәргә көч саклап кала алган.
Соңгы фикерләр