Авылдашлар очрашкан җирдә

2017-02-14 19:45

Әле үткән елның җәендә генә шатрашанлылар үз мәчетләренең 25 еллык юбилеен билгеләп зур бәйрәм оештырганнар иде. Ул вакытта мондагы халыкның бердәмлегенә, бер – берсенең туганнарча мөнәсәбәтенә сокланып кайткан идем. 30 – 40 ел читтә яшәгән авылдашлар алдагы елларда да шулай күрешеп торырга һәм туган авыллары – Шатрашанны күңел түреннән сөртеп ташламаска сүз куештылар.

Шатрашанлыларның шушы көннәрдә генә үткән очрашуына чакыру алгач ике дә уйламый риза булдым. Оештыручылары Дамир хәзрәт Сатдинов Сембер шәһәрендә яшәсә дә, үзенең туган авылына еш кайта, мондагы халыкның тормыш – көнкүрешен кайгыртып яши торган үтә дә тынгысыз кеше. Узган елда да “Шатрашан укуларын” оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән Россиянең төрле шәһәрләрендә сибелеп яшәүче шатрашанлыларның бөтенесе дә диярлек авыл бәйрәменә кайткан иде. Ул чактагы кочаклашып – күрешүләрне, авыл чишмәсенә төшеп су эчүләрне, күз яшьләре аша чыккан шатлык мизгелләрен язып аңлатырга мөмкин дә түгел. Быелгы җәйдә дә алар “Шатрашан укулары” исеме астында үтә торган шундый зур чара оештырырга ният кылганнар. Район үзәгендәге “Чулпан” кафесында билгеләнгән очрашуга иллеләп кеше кайткан. Аларның күпчелеге калаларда яши. Эшмәкәрлек һәм бизнес белән шөгыльләнүчеләре дә бар. Үткән елда да алар авыл мәҗлесен уздыруга зур ярдәм күрсәткән. “Бүген авылыбызда 106 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 300 гә якын кеше гомер кичерә. Район үзәгеннән шактый ук читтә яшәсәк тә, җитәкчелекнең даими игътибарын, ярдәмен тоябыз. Безнең авылыбыз гасырлар буе язгы ташу вакытында су басудан интегә иде. Дистәләрчә миллионлаган акча хисабына Зур Якла елгасының ярлары киңәйтелде, хәзерге вакытта авылны андый куркыныч янамый. Авылыбыз территориясендә цеолит чыгару карьеры ачылды, күптән түгел аны эшкәртү заводының беренче конвейеры сафка басты. Димәк, авылдашларыбызга эш урыны да булачак. Алдагы җәйдә мәчетебез янәшәсендә күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылырга тиеш. Шунда ук бер түбә астында фельдшер – акушерлык пункты да урын алачак. Ни дисәк тә, тормышыбыз яхшыра бара бит. Безнең халык бик уңган. Элек елларда бабайларыбыз тире эшкәртеп аннан җылы туннар, бүрекләр тегү буенча районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә дан тоткан, күпләп мал – туар, кош – корт асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Читкә китеп төпләнсәләр дә, авылдашларыбыз югалып калмады. Шул ук вакытта авыл белән араны да өзмиләр”,- ди җирлек башлыгы Азат Садыйков.

Очрашу барышында Дамир хәзрәт Сатдинов узган елгы “Шатрашан укуларын” оештыруда иң актив катнашкан һәм төрлечә ярдәм күрсәткән бер төркем кешеләргә оештыру комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Дамир хәзрәтнең район җитәкчелегенә карата да әйтер сүзләре күп булды. “Александр Валерьевич, Сез районда христиан дине белән бер үк дәрәҗәдә исламны күтәрү буенча да зур кайгыртучанлык күрәсез. Турыдан – туры сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә район үзәгендә Җәмигъ мәчете сафка басты. Изге Кадыкай Абыз бабай зиратын төзекләндерү, андагы изге күлне чистартып сафландыру буенча да күп эшләр башкарылды. Рәхмәт Сезгә, Ходай Тәгалә үзегезгә нык исәнлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар насыйп итсен”,- диде ул. Район башлыгы Александр Шадриков шатрашанлыларның мондый башлангычларын бик хуплавын белдерде. Әйе, авылларны яшәтергә кирәк. “Ил төкерсә – күл була”,- диләр. Очрашу вакытында авылдашлар Шатрашанны социаль яктан төзекләндерү турында да сөйләштеләр. Урамнарны, зиратны, каберлекләрне тиешле тәртипкә китерү һәм яшелләндерү буенча куаклар утырту тәкъдиме белән чыгучылар да булды. Бүген авылда гомер кичерүче өлкән яшьтәге бер апа: “бездә файдаланылмый торган социаль биналар бар, шуларны эшмәкәрләргә биреп берәр төрле цех ачып булмыймы икән?”,- дип сорау куйды. Бүгенге авыл тормышындагы проблемаларны санап бетереп тә булмый, билгеле. Әмма аларны ачыкларга кирәк. Кайчакта хәллерәк эшмәкәрләрнең аз гына ярдәме тисә дә, эш урынынан кузгалып китәргә мөмкин. Шатрашан халкы үзенең вожагы Дамир хәзрәт Сатдиновны ихтирам итә. “Дамир хәзрәт, зур йөк машинасы белән кайтып урамнарга цеолит карьерыннан каты таш салырга ниятем бар, миңа заправка ясаучы булырмы икән?”,- дип киңәшләште Сембердән кайткан бер абзый. Хәтта берәү кечкенә генә булса да кошчылык фабрикасы ачу турында үз фикерен әйтте. Андый инициативалы кешеләр күп булды. Очрашу вакытында мин аларның йөзендә үз авыллары турында ничек борчылуларын күрдем, авыл язмышына битараф булмауларына инандым. Замана җилләре авыл кешеләрен төрле якларга сибеп таратса да, кендек каны тамган туган туфрак сагындыра икән ул. Йөрәк түрендә йөргән авылыңның яшәешенә ярдәм итәргә тырышудан да зур бәхет юктыр да инде минемчә.

http://www.chuprale-online.ru/tt/the-news-tat/item/11705-avildachlar-och...