Чүпрәледә авыл җыеннары башланды

2017-01-11 20:45

Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды.

Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның беренчесе Яңа Элмәле авыл җирлегендә узды. Җыен эшендә район башлыгы Александр Шадриков та катнашты. Авыл мәдәният йортларына җыелган халык башлап, җирлек башлыгы Наил Шихрановның 2016 елда башкарылган эшләр турындагы хисаплары тыңлады, алдагысына булган планнар белән танышты.

Җирлеккә ике авыл Яңа Элмәле һәм Яңа Чокалы авыллары керә. Һәр икесендә дә яшәүчеләрнең тормыш шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, республика программалары нигезендә, шулай ук үзарасалым буенча республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм буенча шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар рәтләнгән, социаль-мөһим объектлар барлыкка килгән. Шулай ук. “Чиста су” программасы” буенча да биредә зур эш алып барылган. Инде хуҗалыкларның өйләренә сыйфатлары су да килә башлаган. Быел да җирлек халкын яңалыклар көтә. Шуларның иң мөһиме- Яңа Чокалы авылына асфальт юлның булуы көтелә. Авыл эчендәге юлларны төзәтеп бетерәсе бар, күперләр ясыйсы һ.б. Авыл җирлеге боларның барысына да тукталды. Ә инде демография ягына килгәндә җирлек буенча 1051 кеше яши. Үткән ел 14 бала туган, 19 кеше вафат булган. Терлек саны да әйбәт биредә. Тик менә шәхси эшмәкәрлектә, аеруча җитештерү, я булмаса хезмәт күрсәтү юнлешендә эш башларга теләк белдерүчеләр юк. Бу хакта район башлыгы Александр Шадриков та, республикада күп төрле ярдәмнәр барлыгын ассызыклады һәм тәвәкәллек күрсәтергә өндәде.

Чыганак: http://www.chuprale-online.ru/tt/the-news-tat/item/11355-chypraleda-avil...