Чүпрәлеләр якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьтә булдылар

2020-10-02 21:30

Бүгенге көндә биредә Чүпрәле районыннан 17 ир егет хезмәт итә.

Чүпрәле районы делегациясе шефлыкка алынган 58172 хәрби частендә булды, ул Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә урнашкан.

 

Делегация составында: район Башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин.

Делегация хәрби часть командованиесе, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр – якташлар белән очрашу үткәрде. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән таныштылар. Хәрби частькә шефлык ярдәме рәвешендә телевизор тапшырылды, ә хәрбиләрне өй кухнясы белән сыйладылар.

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprlelr-yaktashlary...