Чүпрәле районы Шланга авылы - уңганнар авылы

2019-09-27 20:30

Шланга – ярыйсы ук зур авыл. Анда 700гә якын кеше гомер кичерә. Авылда яшь гаиләләр дә күп  һәм аларның күбесе үз хуҗалыгында мал-туар асрау белән мәшгуль.

  Шәхси эшләрен ачып, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр һәм халыкны эшле итүчеләре дә шактый. Шланга авыл җирлеге, шулай ук, үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең саны күп булуы белән дә мактаулы.

 

Авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов үзе дә яшь җитәкчеләрнең берсе. Җирлек белән идарә итүенә быел 6  ел тулды. Аның  сүзләренә караганда, җирлектә 11 шәхси эшмәкәр теркәлгән һәм уңышлы гына эшләп килә. Шуларның өчесе: “Мәхмүтов Радик Ф.”, “Мәхмүтов Ранис Ф.” һәм “Айзятов Фиркать Ф.”ларның шәхси такта ярдыру цехлары бар.

 

– Үз эшен ачарга теләгән һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз. Шәхси эшмәкәрләр – безнең дә уң кулыбыз. Нинди генә бәйрәм оештырсак та алар иганәчелек ярдәме күрсәтә, - ди авыл җирлеге башлыгы.

 

Мал-туарны күпләп асрыйлар

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәрвакыт үз хуҗалыгында терлеген асраган, яшелчә-бәрәңгесен үстергән, шулай итеп үзен азык-төлек белән тәэмин иткән. Шул ук вакытта артканын сату белән дә шөгыльләнгән. Бүгенге көндә республикада шәхси ярдәмче һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерү, авыл халкына товар җитештерүдә ярдәм итү юнәлешендә бик күп төрле программалар эшләп килә. Әлеге программалар хакында  Шланга авылы халкы да хәбәрдар. Хәер, алай гына дип әйтү дөрес тә булмас, күпчелеге шушы программалардан файдаланып үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын да уңышлы гына алып бара.

Шлангалыларга соңгы 5 елда шундый программалар буенча дәүләт ярдәме күләме якынча җиде миллион сумны тәшкил иткән.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программалары буенча 5 һәм 8 баш сыер тотуга кече фермалар төзү өчен 2016 елдан 2018 елга кадәр бер миллион 520 мең сумлык субсидия алынган. Һәм ун шәхси ярдәмче хуҗалыкта кече фермалар төзелгән.  Бүгенге көндә 10 кече ферма сыерлар белән тулыландырылган. 2019 елда 17 шәхси ярдәмче хуҗалык 5 һәм 8 баш сыерга исәпләнгән кече ферма төзүгә субсидия алу өчен гариза язган.

 

– Әлбәттә, авыл халкы республика программаларыннан хәбәрдар. Заһит Мәхмүтов җитәкчелегендәге  крестьян-фермер хуҗалыгы җирлектә иң эреләрдән санала. Ул 2013 елда төзелде. Хуҗалыгында 70 баш мөгезле эре терлек бар аның, шул исәптән 50 баш сыер. 5 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы алды, җире  147 гектарны тәшкил итә.    Заһит Зиннурович бүгенге көндә товарлыклы-сөтчелек бизнесын тагын да киңрәк җәелдерү турында хыяллана.  2021 елларга ул 300 баш мөгезле эре терлек өчен ферма һәм сугым цехы төземәкче.

 

Фәрит Идиятуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы исә 146 гектарда бөртекле культуралар үстерә, -ди җирлек башлыгы уңган авылдашлары белән горурлануын яшермичә.

Горурланырлык та шул! Эшле халык Шланга халкы. 800гә якын мөгезле терлек асрыйлар алар. Бер хуҗалыкка бүлеп исәпләгәндә дә якынча 4(!) баш эре терлек саны туры килә. Шуның 308е сыерлар. 2 гаилә –10 баш сыер, 3 гаилә–8 баш, 4 гаилә–6 баш, 5 гаилә–5 баш, 16 гаилә–4 баш, 17 гаилә–3 баш, 36 гаилә–2 баш, 21 гаилә–1 баш сыер асрый. Үткән елдагыга караганда мал-туар санын тагын 77 башка арттырганнар.

Сөт җыю буенча да эш көйләнгән бу җирлектә. Ике эшмәкәр: Гамиль Мостафин һәм Рөстәм Азизов һәр көнне 2200 литрга якын сөт җыеп тапшыралар.

 

Тегүче Гөлнара

Эшмәкәрләргә аерым тукталып, Гөлнара Юсупованы да үрнәк итеп күрсәтәсе килә.

Бүгенге көндә ул кием һәм башка көндәлек кирәк-яракны тегү буенча үз эшен ачып җибәргән. Әлеге шөгыльне  моннан 4-5 еллар элек  үзләштергән. Башлангыч капитал булдырырга аңа үз мәшгульлек  программасы ярдәмгә килгән. Аның нигезендә 120 мең сумга тегү машиналары, кирәк-яраклар сатып алган.

–Мин үзем Казан шәһәрендә җиңел  сәнәгать техникумын тәмамладым, - ди ул. –Аннан фабрикада эшләдем. Соңрак шәхси ательеда хезмәт куйдым. Язмыш туган якларга кайтарды. Тормышка чыктым. Бүгенге көндә ирем Рамиль белән өч улыбызны үстерәбез. Олысына – 10 яшь, кечесенә-1,5,-ди.

Гөлнара авыл халкына кием-салым ремонтлау, я булмаса тегеп бирү белән беррәттән, пәрдәләр, сәхнә өчен киемнәр дә тегә. Уңган куллы тегүченең күрше авылларда да үз клиентлары барлыкка килгән. Чувашия якларыннан да килүчеләр шактый икән. 

 

Кибет тотучы Ильнар

Ильнар Сәгъдеев та  эшмәкәр. Ул авыл тормышына карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

–Мөстәкыйль шөгыль белән тырыш, уңган-булган кешеләр генә шөгыльләнә ала. Үз-үземне мактау булып яңгырамасын, ләкин бу шулай. Иртән кайчан торырга икән дип уйланып ятсаң, бүген нәрсә белән шөгыльләнергә инде дип баш ватсаң, көнне ничек үткәрергә белми зарланып йөрсәң, бернигә ирешә алмыйсың. Мин мәсәлән иртәнге  3-4 тә торырга күнеккән.  Җәйге чорда гына түгел, бу ел әйләнәсенә шулай. Юлда да күп йөрергә туры килә, -ди ул.

Кулланучылар кооперациясен үстерү программасы кысаларында Ильнар Сәгъдеев автолавка сатып алган. Бүгенге көндә ул  биш авыл җирлегенә көн саен йөреп, көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп тора. Ялгыз яшәүче әби-бабайлар аңа аеруча рәхмәтле.  Моннан тыш, ике кеше өчен эш урыннары да булдырган Ильнар.

 

–Авыл халкы белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгәндә генә дистә еллар буена шәхси кибет тотарга мөмкин. Авылдашлар белән аралашып, алар сораган теге яки бу товарны вакытында алып кайтырга тырышам,-ди эшмәкәр.

* * *

Гомумән, Шланга авылында халыкны көндәлек товарлар белән 3 кибет тәэмин итә, аларда барлыгы 5 кеше эшли. 

Кибетләрнең берсе, әйткәнебезчә,  Ильнар Сәгъдеевныкы булса, икенчесе – Альбина Хисмәтованыкы, өченчесе исә 2018 елда ачылган. Аның хуҗасы – Денис Чижов. Ул  Ульяновск шәһәреннән кайтып буш бинаны сатып алган да, авылда сәүдә ноктасы ачып җибәргән.

Программалар  Грантлар–үзеңне табуда ярдәм

 Яңа салым режимы буенча җирлектә 29 үзмәшгуль теркәлгән. Аларның күпчелеге шәхси тракторлары белән авыл халкына хезмәт күрсәтә, умартачылык белән шыгыльләнә, йөк ташый. Төзүчеләр дә бар, алар – 6 кеше.

Бер сүз белән әйткәндә, 2018 елда бер кешегә менә шушындый эшләр белән шөгыльләнүдән кергән акча якынча исәпләүләр буенча 66 мең 200 сумны, ә бер хуҗалыкка исәпләгәндә 217 мең сумны тәшкил иткән. Моның шулай икәнлеген авылдагы төзек, мәһабәт йортлар, капка төбендә басып торган икешәр-өчәр техника да күрсәтеп тора.

Авылда республика програмамалары буенча да шактый эшләр башкарылган. Соңгы елларда гына полиция йорты, җирлекнең Башкарма комитеты бинасы, мәдәният йорты сафка баскан, мәктәптә төзекләндерү эшләре үткәрелгән .

Шлангалылар бәйрәм итәргә дә ярата. Нинди генә чара булмасын, дәр-рәү күтәрелеп чыгып, бергәләшеп үткәреп җибәрәләр. Үзләренә генә хас “Маевка”лары, “Чәчәк” бәйрәмнәре бар аларның. Киләчәккә планнары да зурдан  кулланучылар җәмгыятеннән калган кибетне төзекләндереп, анда техник хезмәт күрсәтү станциясе эшләтеп җибәрергә, бинаның икенче өлешендә дару үләннәре, мунча себеркеләре җыеп, киптереп, сатуга чыгара торган бүлмә ясарга теләүчеләр бар икән.  Әлбәттә, бүгенге кебек бергә һәм бердәм, үсеп килүче  яшьләр белән бер адымда булып алга барганда эшләре уң булачак аларның. Авыл да гөрләп торачак!

Чыганак: http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprle-rayony-shlanga-avyly-ugannar-avyly