Чүпрәледә “Чәке чаңгы юлы – 2019” ярышлары узды

2019-03-04 21:00

Түбән Чәке авылы җирлеге территориясендә үткән чаңгы ярышларын шулай дип атадылар.

Моңарчы ул ун ел дәвамында Николай Бултыков истәлегенә уздырылып килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ярышка Чүпрәле спортчыларыннан тыш Буа һәм Чувашиянең Шомыршы районнарыннан да командалар килүен әйтте һәм барысына да җиңүле стартлар теләде. Стартка төрле яшьтәге 100 дән артык спортчы басты. “Елдан – ел күберәк спортчыны җәлеп иткән ярышларны оештыручыларга һәм иганәчеләргә район башлыгы Марат Ринатович Гафаров исеменнән ихлас рәхмәтләрне җиткерәм. Районда спорт чаралары күп үтә, халкыбызның, бигрәк тә яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен үз итүләре безне куандыра”, - диде Айрат Фиркатович. Җиңүгә ирешү өчен күп шөгыльләнергә кирәк. “Пенсия яшемә дә карамастан чаңгы спорты белән даими шөгыльләнәм. Финишка беренче килү өчен парафин да, “бәхетле чаңгылар” да кирәкми. Иң мөһиме, үз- үзеңә ышаныч булсын. Төшенкелеккә бирелмәсәң бөтенесе дә әйбәт була”, - ди район спорты ветераны Николай Хрисанов. Бүген ул үз яшьтәшләре арасында чемпион исеменә лаек булды. Күп ата – аналар үз балаларын кышкы спорт төрләренә тарту өчен күп көч куялар. Чаңгы ярышларына да Владимир Солдатов, Анатолий Иванов һәм тагын берничә гаилә башлыклары үз балаларын ярышлардан калдырмыйлар. Шактый яшь булуларына да карамастан, аларның күбесе зур тәҗрибә тупларга да өлгерде. “Бу авыл җирлегендә чаңгы спортына зур игътибар бирелә, чаңгы трассасын да бик яхшы ясаганнар, рәхмәт үзләренә, авыл җирлекләрендә мондый күләмле ярышлар үткәрү ансат түгел, әлбәттә”,- ди берничә мәртәбә район чемпионы булган Юрий Романов. Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Олег Албутов ярышларны уздыруга үзеннән өлеш кертүчеләргә һәм иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Спортчылар һәм тамашачылар өчен кыр кухнясы эшләп торды, теләүчеләр кайнар карабодай боткасы һәм чәй белән тамак ялгап алдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, кубоклар һәм Грамоталар тапшырылды. Иң яхшы чаңгычылар хәтта, гадәти булмаган бүләк - тере куянга да лаек булдылар. 

 

Источник информации: 
http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprled-chke-chagy-yuly-2019-yaryshlary-uzdy