Җирле рәссам чүпрәлеле Иван Петруковта кунакта

2018-06-07 21:15

Авыл җирлекләрендә яшәп иҗатка, сәнгатькә бөтен барлыгы белән бирелгән, әмма киң җәмәгатьчелеккә үзен бик танытырга теләмәгән талантлар бар.

Аларны мин үтә дә гади кешеләр, үзенең күңел ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен иҗат итеп, гомерен шушы хоббига багышлап яшәү рәвеше иткән кешеләр буларак күз алдыма китерәм.

Зур Аксу авылында яшәүче Иван Петруковлар йортына килгәч хуҗа хатын Анастасия Васильевна безне ишек алдында ук ачык йөз белән каршы алды. Элемтә аша аның тормыш иптәше Иван Васильевич белән күрешергә теләгебез барны алдан хәбәр иткәнлектән: “ул сезне күптән көтә инде. Бик тынгысыз бит ул, керегез, рәхим итегез”,- дип өйгә алып керде. Язмамның героен беренче күрүгә үк аны бөек рәссамнар, даһи язучылар, драматурглар белән чагыштырдым. Артка тараган озынча чал чәчләре һәм бите – йөзенең дә кайсы ягыдыр талантлы олуг шәхесләрне хәтерләтә, бик сирәк кешеләргә генә хас үткен күз карашында да аның ниндидер сер барлыгы сизелә. “Рәссам Иван Васильевич Сез буласызмыни, Сезнең талантыгыз хакында хәйран калып сөйләүчеләр бик күп. Ничек хәлләрегез, ничек яшисез?”,- дип сөйләшеп киттек. 87 яшен тәгәрәтсә дә бит – чырайга ул яшьне бирмәссең. Берничә ел элек булган инсульттан соң гына кәефе бераз сүрелгән, кан басымы да уйнаклап тора икән. Колаклар да үз функциясен тулысынча үтәми башлаган. Шулай да хәтере яхшы, балачак елларын бүгенгедәй исендә тота. Аңа ун яшь булганда Бөек Ватан сугышы башланып китә һәм әтисен Зур Аксу авылында беренчеләрдән булып фронтка алалар. Әнисе бердән – бер баласын күкрәгенә кысып ирен озатып кала. Бу алар өчен соңгы саубуллашу була. Ленинград камалышында батырларча сугышкан якташыбыз Василийның да меңләгән совет солдатлары кебек үк гомере шунда өзелә. Тик нигәдер алар гаиләсенә килгән кара мөһерле хатта Василийның хәбәрсез югалуы турында язылган була. Иван Петруков бик яшьли тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татый. Сугыш еллары һәм аннан соңгы чор ул буын балаларын төрлечә сынады. Алар шушы дәһшәтле елларда сыналу гына түгел, бик нык чыныгу да алдылар, тормышны үтә күрергә, кадерен белергә өйрәнделәр. “Беренче рәсемнәрегезне кайчан ясый башладыгыз?”,- дип сорыйм аннан. “Балачактан, тәрәзәгә карый идем дә казлар, тавыклар, кошлар күрә идем. Табигать матурлыгына сокланып шушы гүзәллекне кәгазь битләренә төшерә башладым. Рәссам булу өчен бар дөньяны күрә белергә кирәк. Иҗат эшендә интуиция, яки сиземләү зур урын тота”,- ди Иван Васильевич. Шул урында мин аны философ буларак та күз алдыма китердем. Бөек рәссамнар турында тәфсилләп сөйли башлагач хәйран калдым. Чыннан да аның бу хоббие яшәү рәвеше икәнлегенә инандым.

1947 елда Зур Аксу мәктәбен тәмамлагач Чабаксар шәһәрендәге художество училищесына укырга керә. Сугыштан соңгы елларда тулай торакның булмавы сәбәпле укучылар вакытлыча фатир табып шунда яшәргә тиеш булалар. Авылдан килгән һәм бер әнисе белән генә үскән Иванның фатирга түләрлек мөмкинлеге булмый, әлбәттә. Күңеле никадәр сызланса да ул янә Зур Аксуга кайтып китәргә мәҗбүр була. Хәрби хезмәт срогын ул Мәскәүдә, прожекторчылар взводында үтә. Егетнең “матур” куллы икәнлеген күреп алган командирлар шунда ук аны штабка писер иттереп күчерәләр. Армиядән соң да Мәскәүдә калып дүрт ел эшли, художество училищесына укырга керә. Бәлки бөтен тормышын Мәскәү белән бәйләгән дә булыр иде, әмма әнисенең авылда ялгыз яшәвен һич тә кичерә алмый ул һәм аны кызганып авылга кайта, клуб мөдире вазыйфасын башкара. Аннан соң аны Зур Аксу урта мәктәбенә рәсем һәм сызым дәресләре укытучысы итеп эшкә чакыралар. Шушы елларда Иван авылның үтә дә уңган һәм чибәр кызы Анастасия белән дуслашып китәләр. Анастасия дә мәктәптә хуҗалык эшләре буенча җаваплы вазыйфа башкара торган була. 1957 елда алар уртак гаилә корып җибәрәләр, биш бала тудырып үстерәләр. Олы уллары Вячеслав нәкъ әтисе кебек рәссам икән, Самара шәһәрендә яши. Бүгенге көндә дә тынгысызлык белмәгән әтисен төрле буяулар белән тәэмин итә. Иван Васильевич исә шушы яшендә дә яраткан шөгылен ташламый, матур – матур рәсемнәр ясап янәшәдәгеләрне сөендерә. Мәктәптә аның рәсемнәре буенча бик еш күргәзмәләр үткәрелеп тора, чиркәүләргә иконалар ясый. Әле күптән түгел генә районда узган “Троица фестивале” ндә дә аның рәсемнәреннән күргәзмә оештырганнар иде. Үзе яши торган өй бүлмәләренең стеналарында 30 дан артык рәсем урын алган. Аларның һәркайсы сокланырлык, тирән эчтәлек белән сугарылган. Араларында “Явление Христа народу” дип аталган зур рәсем бар. Аны ул 1971 елда, мәктәптә эшләгән чорда ясаган. “Бу рәсемне ясау өчен биш ай вакытны сарыф иттем”,- ди Иван Васильевич. “Әнә янәшәбездә генә улыбызга дип йорт төзегән идек, анда берәү дә тормый. Иван шунда үзенең остаханәсен ачты, көннәр буе бикләнеп рәсем ясый”,- ди хатыны Анастасия ханым. “Шундый ирегез белән яшәүне бәхет дип саный аласызмы?”,- дип кызыксынам аннан. “Мин бик бәхетле хатын. Иванның начар гадәтләре булмады, аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Бик акыллы, тәртипле ир булды, балаларга да үрнәк итеп сөйлим мин аның турында. Пенсиягә чыкканчы авыл Советы рәисе иттереп тә куйдылар үзен. Биш ел эшләде, гаиләгә кызыллык китермәде”,- ди Анастасия Васильевна. Без дә тынгысыз күңелле рәссам Иван Васильевичка нык исәнлек һәм яраткан шөгылен киләчәктә дә уңышлы дәвам иттерүен телибез.

Источник информации: 
http://chuprale-online.ru/news/sh%D3%99hesl%D3%99r/irle-rssam-chprlele-ivan-petrukovta-kunakta