Шланга урта мәктәбе укучыларының уңышлары

2018-05-21 20:15

Шланга урта мәктәбе укучылары ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашып киләләр.

Быел да апрель аенда Тәтеш шәhәрендә узган “Камаевские чтения”, Буада үткән “Время открытий” конференцияләренең барып катнашу (очный) турында катнашып, диплом-грамоталар алып кайттылар. Иң мөhиме hәм шатландырганы - барлык тикшеренү эшләрендә районыбыз тормышы hәм проблемалары чагылыш таба.

Миннебаев Р. (география, 3нче дәрәҗәле Диплом) hәм Миначев Д. (сәясәт, 3нче дәрәҗәле Диплом) җитәкчеләре Науметов Ф.Ф. белән берлектә Чупрәле районының демографик хәле, экономиканы устерү мөмкинчелекләре турында, Сагдеева Р. (2нче дәрәҗәле Диплом, татар теле, җитәкчесе Бакирова В.Ф.) Шланга авылы топонимикасын өйрәнделәр. Мөхәммәтҗанов Ф., Хафизов А., Науметова Р. (3нче дәрәҗәле Диплом, физика, җитәкчеләре Науметова Г.Ф.) мәктәптә һәм өйдә электр энергиясен куллану үзенчәлекләрен тикшерделәр. Авылыбызда, районда булган экологик проблемаларның әдәбиятта чагылышы Мөхәммәтҗанов Н.И. (3нче дәрәҗәле Диплом, рус әдәбияты, җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Л.Ф.), рус алынмаларының мишәр диалектына керү тарихы һәм кулланылу үзенчәлекләре Мөхәммәтҗанов А.И. (КНИТУның Рәхмәт хаты, рус теле, җитәкчесе Якупова Э.Р.) эшләрендә яктыртылды.

Башлангыч сыйныф укучылары да алардан урнәк алалар: 1нче сыйныф укучысы Шареев Д. (җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Р.Р), 2нче сыйныфтан Бакирова А. (җитәкчесе Халилова Л.Ф.) үзләренең беренче эзләнү эшләрен Буада үткән “Хочу знать все” конференциясендә яклап Грамоталарга, ә 3 нче сыйныф укучысы Тазетдинова Р. башлангыч сыйныфлар укытучысы Якупова Р.З. белән туган як тарихын өйрәнеп 3нче дәрәҗәле Дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызга, аларны фәнни-эзләнү эшенә кызыксындырган укытучыларыбызга рәхмәт әйтәбез, укуда-эштә зур уңышлар теләп калабыз.

Гөлназ Сәлимҗанова, Шланга урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Источник информации: 
http://chuprale-online.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/shlanga-urta-mktbe-ukuchylaryny-uyshlary