Яңа Чүпрәле авылы урамнарына асфальт җәйделәр

2017-09-13 18:00

Юлларны тормыш артериясе диләр. Теләсә кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Юлларны авыл көзгесе дисәң дә, артык булмас. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен билгели сыман.

Соңгы елларда район авылларын юллы итү буенча кайчандагыга караганда да киң колачлы эшләр башкарылды һәм алар уңышлы гына дәвам итә. Агымдагы елда торак пунктларда яңа юллар төзелде һәм төзекләндерелде, аларның шактый өлеше үзара салым хисабына туры килүен дә әйтергә кирәктер.

–Безнең Яңа Чүпрәле авылы урамнарында беркайчан да яхшы юллар булмады. Яз – көз айларында резина итекләр аяктан төшмәде. Әти мәрхүм урамыбызның яхшы юлга төенүен бик теләгән иде дә бит....., ул бәхетне күрү аңа насыйп булмады. Бакыйлыкка күчкәненә дә өч ел узып китте,- ди 40 елдан артык шоферлык стажы булган хезмәт ветераны Мидехәт Җәлалов. –Халык өчен, аның тормыш – көнкүрешен яхшырту максатыннан даими кайгыртучанлык күргәне өчен район башлыгы Александр Шадриковка һәм “Татавтодор” юл төзү оешмасы хезмәтчәннәренә урамыбызда яшәүчеләр исеменнән олы рәхмәтләребезне әйтәсем килә,- дип дәвам итә ул сүзен. Спортивная урамында көн күрүчеләр өчен асфальт юл салу чын мәгънәсендә бәйрәмне хәтерләтте. Эш тәмамланган көнне алар урамда озын өстәл әзерләп юл төзүчеләрне кунакка чакырдылар, кайнар аш – су һәм тәм – томнар белән сыйладылар. Олыларның да, кечеләрнең дә йөзендә шатлык нурлары балкый, ниндидер рәхәтлек хисе сизелә.

“Ходайга мең шөкер, тормышыбыз яхшыра бара. Шәһәр халкыннан һич тә калышмыйбыз. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй урамыбызга шома асфальт салынды, төнлә чыксаң да баганаларда лампочкалар яктырта. Без генә түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз да бик куанды инде. Җитәкчеләребезгә Аллаһы Тәгалә исәнлек – саулык бирсен!”,- дип сүзгә кушыла лаеклы ялдагы Гөлбану Фәисханова. Урамнарындагы юлларның төзелүенә шатланып хәбәр итүчеләр аз түгел. Үткән айларда Иске Чүпрәленең Дачный поселогындагы Дачная урамына да асфальт җәйгәннәр икән. Сазлыклы юллардан интеккән халык исеменнән Ирек Мөшәрәпов район җитәкчеләренә рәхмәт җиткерүне сорый. Юллар юклыктан иза чигүче райондашларыбыз әлегә аз түгел. Шуны да әйтәсе килә, хәзер районда олы юлларга чыгу мөмкинлеге булмаган авыллар юк та инде. Киләчәктә авыл эчләрендә дә андый проблема хәл ителер дигән ышаныч бар.

http://www.chuprale-online.ru/tt/the-news-tat/item/14387-yana-chyprale-a...