Чүпрәледә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды

2017-08-28 20:00

25 августта район ммәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Александр Шадриков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, район мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, җитәкчеләр, авыл башлыклары катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар район мәдәният йорты фойесында белем бирү учреждениеләре тарафыннан әзерләгән бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.

Үткән уку елына нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов чыгарылышлыларның имтихан нәтиҗәләренә, кадрлар мәсьәләсенә, гомумән белем бирү өлкәсендәге уңышларга, проблемаларга аерым басым ясады. (бу хакта “Туган як” газетасының 63 номерында таныша аласыз).

Яңа укыту, методик чаралар, сәләтле балалар белән эшләү алымнары турында Хорновар –Шигали урта мәктәбе директоры Людмила Угинова һәм балалар иҗат йорты директоры Юлия Тарнавская докладында да ачык чагылыш тапты.

Мәгариф өлкәсендә районга яңа белгечләр кайтару, мөгаллимнәрнең тест нәтиҗәләре буенча һөнәри күрсәткечләре хакында, гомумән район белем бирү учреждениеләренең эшчәнлегендәге минуслар һәм плюслар хакында район башлыгы Александр Шадриков та әйтеп үтте. Мәгарифенең район тормышындагы социаль-икътисадый юнәлештә мөһим урыннарның берсен алып торуын белдереп, Александр Шадриков биредә бернинди төгәлсезлекләр булмаска тиешлегенә басым ясады, тәрбия өлкәсендә өстенлекне патриотик белем бирүгә кирәклеген дә белдерде.

Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең агымдагы ел август киңәшмәсе милли белем бирү темасына багышланды. Анда мәктәпләрдә укучылар үз ана телләрендә белем алырга тиешлеге әйтелде. Әлеге теманы дәвам итеп, министрлык вәкиле Гөлназ Исмәгыйлова бу юнәлештә мәгариф системасы алдында зур бурычлар куелганлыгын әйтте.

-Балалар үз ана телләрен белергә һәм шушы телдә белем алырга тиешләр. Нәкъ менә үз ана телен белгән бала гына күп уңышларга ирешә алачак,-диде Гөлназ Исмәгыйлова.

Район мәгариф системасы нәтиҗәләренә тукталып, Гөлназ Исмәгыйлова тулы потенциалны кулланырга, грантлар, олимпиадаларда катнашучылар күп, әмма призлы урыннар азлыгыннан, бу өлкәдә эшләргә киңәш итте, моның өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын искәртте.

Чарада тәкъдим ителгән фикерләр конференциянең резолюциясенә кертелде. Конференциядә лаеклы ялга китүче укытучылар, хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Хезмәтләренә уңышлар казанган фидакарь педагоглар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, район мәгариф бүлегенең бүләкләренә лаек булды.

“Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Матак урта мәктәбенең математика укытучысы Зоя Каража һәм Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең директор урынбасары Рамиль Абдрахманов бүләкләнде. Шулай ук, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына иң әйбәт әзерләгән мәктәпләр: Зур Аксу, Уби һәм Алешкин-Саплык һәм аерым укытучылар район башлыгының грантларына ия булдылар.

http://www.chuprale-online.ru/tt/the-news-tat/item/14197-chypraleda-magarif-hezmatkarlaenen-tradizion-avgyst-kinachmase-yzdi.html